news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд блогер-миллионник Аяз Шабутдиновны 16 декабрьгә кадәр кулга алды

Суд блогер-миллионник Аяз Шабутдиновны аеруча зур күләмдәге мошенниклык турындагы эш буенча 16 декабрьгә кадәр кулга алды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Шабутдинов сигез эпизодта гаепләнә. Блогер гаебен танымый.

РФ Федераль иминлек хезмәтенең Мәскәү шәһәре буенча идарәсе хезмәткәрләре билгеле бизнес-тренерның законсыз эшчәнлегенә чик куюы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Якынча мәгълүматлар буенча, Шабутдинов иптәшләре белән, берничә юридик зат исеменнән эш итеп, теләсә кемнән зур керемнәр алучы нәтиҗәле эшкуар ясарга вәгъдә иткән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Агрессив маркетингтан файдаланып, блогер, имештер, уңышлы бизнес ачарга ярдәм итәчәк белем бирү программалары, вебинарлар һәм тренинглар саткан. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100