Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Суд блогер Антон Носикка экстремистик пост өчен 500 мең сумлык штраф салган
Блогерны "Живой журнал"да "Стереть Сирию с лица земли" мәкаләсе өчен экстремизмда гаепләгәннәр.
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Пресненский суды Россиянең Һава-космик көчләренең Сириядәге операцияләре турындагы текст өчен экстремизм эше буенча гаепле дип танылган блогер, журналист һәм медиа-менеджер Антон Носикка бүген 500 мең штраф салган. Бу хакта "Интерфакс" яза.
Суд блогерга компьютерын кире кайтарырга карар иткән.
Носик РФ Җинаять кодексының "Нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше дәрәҗәсен төшерүгә тиң" маддәсе буенча гаепләнә. Ул үз гаебен танымаган һәм үз сүзләреннән баш тартырга җыенмавын белдергән.
Носик үз блогында 2015 елның 1 октябрендә "Живой журнал"да "Стереть Сирию с лица земли" мәкаләсен урнаштырганнан соң эш кузгатылган.
Носик мәкаләсендә экстремизм билгеләре булуы Волгоград лабораториясенең лингвистика экспертизасы нәтиҗәләре буенча ясалган. Мәкаләдә "милли-территориаль билге буенча аерылып тора торган сириялеләргә карата дошманлык уяту лингвистика билгеләре" ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз