Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд «Бигеш» аэропортын медпунктта вакыты чыккан дарулар өчен штрафка тартты
ТР Арбитраж суды «Бигеш» аэропортына лицензия таләпләрен бозган өчен 50 мең сум штраф салган. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.
Авиапредприятиене административ җаваплылыкка тарту өчен сәбәп прокурор тикшерүе материаллары булды. Күзәтчелек ведомствосы медпунктның процедура кабинетында яраклылык срогы чыккан дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләрен ачыклаган.
«Яраксыз медицина чараларын куллану пассажирлар һәм аэропорт хезмәткәрләре сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин иде. Мондый кимчелекләр медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә лицензия таләпләрен бозу булып тора», - диелә прокуратура хәбәрендә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Кама транспорт прокуроры аэропорт җитәкчесенә тиешле күрсәтмә керткән. Хокук бозуларны бетерделәр. Шуңа да карамастан, суд авиапредприятиегә административ штраф билгеләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз