Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд берничә районның икътисади полиция башлыгы Минәбетдиновны СИЗОга җибәрде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Әлмәт шәһәр суды Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе районара бүлеге башлыгы Рәфыйк Минәбетдиновны тикшерү изоляторына (СИЗО) җибәрде.
«Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Минәбетдинов ришвәт таләп итүдә һәм вәкаләтләрен арттыруда үз гаебен танымый.
Утырышта яклаучы як йомшаграк чикләү чарасы бирүне сорауга карамастан, Тикшерү комитеты таләбе буенча Минәбетдиновны 2025 елның 25 февраленә кадәр кулга алдылар.
«Татар-информ» Минәбетдиновны 25 декабрьдә аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнү сәбәпле тоткарлаулары турында хәбәр иткән иде.
Полковник «Пром-Транс-Энерго-Сервис» фирмасыннан таныш подрядчыга Сарман районының үзәк китапханәсе бинасына ремонт ясау турында контракт бәясеннән 5 процент өчен килешү төзергә тәкъдим иткән.
Ришвәт суммасы якынча ике миллион сумны тәшкил итәргә тиеш булган, Минәбетдинов 240 мең сумын гына алып өлгергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз