Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд бала тәрәзәдән егылып төшкән лагерьның элеккеге директорына хөкем карары чыгарды
Тукай районы суды «Балкыш» балалар лагереның элеккеге директорына хөкем карары чыгарды. Аны «Ваемсызлык» маддәсе буенча гаепле дип таптылар.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, июньдә лагерьда тәрбияләнүче 9 яшьлек бала, гомуми чарадан читләшеп, үз бүлмәсенә кергән, тәрәзә төбенә утырган һәм ачык тәрәзәнең москит челтәренә таянган. Конструкция баланың авырлыгын күтәрә алмаган, нәтиҗәдә ул икенче каттан егылып төшкән һәм төрле җәрәхәтләр алган.
Ачыкланганча, элеккеге директор лагерь штатын квалификацияле персонал белән комплектлаштыруны тәэмин итмәгән, бу бала артыннан тиешле контроль булмауга китергән.
Суд ир-атка 230 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Прокурор тәкъдиме буенча ул үз вазифасыннан вакытыннан алда эштән азат ителгән. Ир-ат наркотикларның законсыз әйләнеше өчен хөкем карарын үтәп бетермәгән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз