Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Суд Азат Мифтаховны* террорчылыкны аклау эше буенча 4 елга колониягә хөкем итте
Екатеринбургта Үзәк округ хәрби судында Мәскәү дәүләт университеты аспирант-математигы Азат Мифтаховны* терроризмны аклау эше буенча беренче 2,5 елын төрмәдә утыру белән катгый режимлы колониягә хөкем иттеләр. Бу хакта ТАССка хөкем ителүченең адвокаты Светлана Сидоркина хәбәр итте.
Үз чиратында дәүләт гаепләве аны өч елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2019 елда Мифтахов* һәм Мәскәү дәүләт университеты механика-математика факультетының тагын 5 студенты - анархистлар оешмасы әгъзалары шартлаткыч җайланма әзерләүдә шикләнеп кулга алынды.
2023 елның сентябрендә Мифтахов*, хулиганлык өчен срок үткәннән соң, колониядән чыкканда тоткарлана. Аңа «Террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга гавәми өндәмәләр, террорчылыкны ачыктан-ачык аклау яки террорчылыкны пропагандалау» маддәсе буенча җинаять кылуда гаепләү белдерелде. Сүз Мифтахов тарафыннан 2018 елның октябрендә Федераль иминлек хезмәтенең Архангельск өлкәсе буенча идарәсе бинасында кылынган терактны хуплау турында бара.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның августында Азат Мифтахов* һәм РФдә тыелган «Легион «Свобода России»** террорчылык оешмасы катнашучысы казанлы Сергей Новиковны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керттеләр.
*Террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде
** Россиядә тыелган террорчылык оешмасы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз