Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд Арчада эчәклек таякчыгы табылган «Донер Хаус» кафесын япты
Суд Арчаның Сызгановлар урамындагы «Донер Хаус» кафесы эшчәнлеген туктатты. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тикшерү барышында санитария табиблары кафеда ризык пешергәндә кулланыла торган савыт-саба белән кунаклар ашый торган савыт-сабаны юу режимы бозылуын, дезинфекцияләү чаралары булмавын һәм кимерүчеләргә һәм бөҗәкләргә каршы эшкәртү үткәрелмәвен ачыклаган. Шулай ук кафеда хезмәткәрләргә шәхси гигиенаны саклау өчен шартлар булдырылмаган, урамда кия торган киемне һәм эш формасын саклау өчен шкафлар куелмаган.
Моннан тыш, биредә әзерләнә торган ролларда эчәклек таякчыгы төркемендәге бактерияләр табылган.
Гомуми авырлыгы 22 килограмм булган 14 партия әзер ризык яраксыз дип танылган. Юридик затка карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән. Суд кафеның эшчәнлеген 30 тәүлеккә туктаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз