Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд Арча Мәдәният йортының элеккеге директорына мошенниклык өчен хөкем карары чыгарды
Арча районы Мәдәният йортының элеккеге директорын мошенниклыкта гаепле дип таныдылар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерү версиясе нигезендә, район Мәдәният йорты директоры 2018-2023 елларда эшмәкәрләр белән чаралар уздыру турында килешүләр төзегән, ә аннары акчаларның бер өлешен үзләштергән. Ул моны муниципаль ихтыяҗларга чыгымнар дип күрсәткән. Зыянның гомуми суммасы 200 мең сумнан артык.
Җинаять эшен тикшерү барышында зыян тулысынча кайтарылган. Суд Мәдәният йортының элеккеге директорына штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз