Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Суд җәнҗал куптарып танылган Агина Алтынбаеваны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте
Чаллы шәһәр суды җәнҗал куптарып танылган Агина Алтынбаеваны (чын исеме – Ангилина Әхмәтшина) мошенниклык һәм үтерү белән янауда гаепле дип тапты. Ул 2 ел да 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән һәм ике елга транспорт чарасын идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнүдән мәхрүм ителде. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гражданлык дәгъвасы буенча суд Алтынбаевадан 306 мең сум күләмендәге матди зыянны һәм әхлакый зыянны компенсацияләү хисабына 50 мең сум түләттерде. Моннан тыш, Алтынбаева яшәү урынын үзгәртүе турында дәүләт органнарына даими рәвештә хәбәр итеп торырга, массакүләм чаралар үткәрү урыннарында булмаска һәм аларда катнашмаска тиеш.
Эш материаллары нигезендә, Алтынбаева 2023 елның маенда Renault Duster автомобилендә юлда басып торган танышы белән аның балигъ булмаган улы янына зур тизлектә килеп туктый һәм аларны үтерү белән яный. Моннан тыш, 2022 елның сентябреннән 2022 елның ноябренә кадәр дистанцион рәвештә 300 мең сумнан артык акча урлый.
Аны суд залында ук азат итәләр.
Алтынбаева мәктәптә низаг куптаргач, трассада кечкенә улын рульгә утыртканнан соң һәм Чаллыда яшәүче хатын-кызга улының фотосы ябыштырылган табут капкачын җибәргәч Татарстанда да, республикадан читтә дә киң танылу алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз