news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суд Әлмәт кешесен чүплек өчен 700 мең сум түләргә мәҗбүр иткән

Әлмәт кешесе табигатькә китерелгән зыян өчен 700 мең сумга якын акча түләячәк. Бу хакта «Әлмәт таңнары» ТР экология министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Элегрәк экологлар Р.Фәхретдин урамында чүплек тапканнар иде. Аның мәйданы 871 квадрат метр тәшкил иткән. Белгечләр исәпләвенчә, туфракка салынган зыянның күләме 693 мең сумга җиткән.

Участок хуҗасы дәгъва алган, ләкин хокук бозуларны ирекле рәвештә бетерүдән һәм зыянны компенсацияләүдән баш тарткан. Ул вакытта инспекторлар ТР Югары судына дәгъва белән мөрәҗәгать иткәннәр. Хокук бозучы яңадан карар белән килешми һәм Самараның кассацион судына дәгъва бирә. Соңгысы гаепле кешене чүплекне җыештырырга һәм зыянны капларга мәҗбүр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot