Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Суд Алексей Улюкаевның йортына һәм ун җир кишәрлегенә арест салган
Шушы арестка карата аппелляцион шикаять судка әлегә килеп ирешмәгән.
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Мәскәүнең Басман районы суды Россиянең элеккеге икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевның торак йортына һәм җир кишәрлекләренә арест салган. Бу хакта ТАСС судның матбугат сәркатибе Юнона Царевага сылтама белән хәбәр итә.
“Тикшерүче үтенече буенча суд тарафыннан 29 ноябрьдә Улюкаевның 10 җир кишәрлегенә һәм Смоленск өлкәсендәге торак йортына арест салынды”, - дип, Царева җиренең дә шушы өлкәдә булуын белдерде. Аның сүзләренчә, шушы арестка карата аппелляцион шикаять судка әлегә килеп ирешмәгән.
Алексей Улюкаев 14 ноябрь көнне 2 миллион АКШ доллары күләмендә ришвәт алганда тоткарлана. Ришвәт Икътисади үсеш министрлыгының "Роснефть"кә дәүләттән “Башнефть”нең 50,08 процент акцияләрен сатып алу мөмкинлеге биргән уңай бәяләмә өчен тапшырылган булган, дип фаразлана. Тикшерү белешмәләре буенча, биредә ришвәтне “Роснефть” вәкилләрен мәҗбүр итеп, янап алу турында сүз бара.
Элеккеге министр РФ Җинаять кодексының 290 нчы маддәсе 6 нчы өлеше буенча (“Россия Федерациясенең дәүләти вазифасында булган затның янап һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуы”) гаепләнә. 15 ноябрьдә Россия Президенты Улюкаевны министр вазыйфасыннан, ышаныч югалту сәбәпле, азат итте. Хәзерге вакытта ул 15 гыйнварга кадәр өй арестына дучар ителгән, диелә ТАСС хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз