Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд Актанышның элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховны тикшерү изоляторында калдырды
Татарстан Югары суды Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховны 21 августка кадәр тикшерү изоляторында калдырды. Бу хакта «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Энгель Фәттаховны узган елның маенда кулга алдылар. Тикшерүчеләр версиясе нигезендә, Татарстанның элеккеге вице-премьеры 2018 елның мартыннан 2020 елның сентябренә кадәр «Спецстрой» фирмасы белән 21,8 миллион сумга шәхси йортын реконструкцияләү турында килешкән. Моның өчен Фәттахов районда махсус объектлар торгызу өчен подряд килешүләре төзегәндә булышырга вәгъдә иткән. Эштә Актаныштагы «Спецстрой» компаниясе ремонтлаган «Яшьлек» яшьләр үзәге дә катнаша
- 2012-2017 елларда Фәттахов ТР мәгариф һәм фән министры вазифасын башкарды. 2018 елдан 2022 елга кадәр ул Татарстанның Актаныш районы башлыгы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз