news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд Актаныш районы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Ильясовны сак астында калдырды

Татарстан Югары суды Актаныш районы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Рөстәм Ильясовны сак астыннан азат итүдән баш тартты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Югары суды матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Бер адвокат Ильясовны өй арестына җибәрүне сорады, икенчесе карарны гамәлдән чыгаруны, тикшерүченең үтенечен канәгатьләндерүдән баш тартуны сорады. Суд утырышы видеоконференцэлемтә режимында узды. Ильясов сәламәтлегенә зарланган һәм шулай ук судтан үзенә өй аресты рәвешендә чикләү чарасын сайларга сораган», - дип сөйләделәр судның матбугат хезмәтендә.

Утырыш барышында Башкарма комитетның элеккеге җитәкчесе өченче төркем инвалид булуын, хроник ринитлы бронхиаль астма булуын искәртте.

Рөстәм Ильясовны «аеруча зур күләмдә ришвәт алу» һәм «мошенниклык» маддәләре буенча гаеплиләр. Узган елның язында ул «Строймус» компаниясе вәкилләреннән ришвәт алган.

Утырыш нәтиҗәләре буенча чикләү чарасы үзгәрмәде, һәм Ильясов сак астында калды. Анда ул ким дигәндә 20 гыйнварга кадәр булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100