Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд Актаныш районы башкарма комитетының экс-җитәкчесен СИЗОда калдырды
Чаллы шәһәр суды Татарстанның Актаныш районы башкарма комитетының элекке башлыгы Рөстәм Ильясовка карата чикләү чарасын озайтты. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Гаепләнүче Ильясов Рөстәм Алмаз улының сак астында булу вакытын 2 айга, ә барлыгы 7 ай да 13 тәүлеккә, ягъни, 2025 елның 20 июленә кадәр озайту карары чыгарылды», – иелә суд сайтында.
Искәртеп үтик, Актаныш башкарма комитетының элекке башлыгына карата «Хезмәт вәкаләтләрен арттыру» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше ачылды. Аны 2024 елның ноябрендә тоткарладылар.
Тикшерү версиясе буенча Ильясов, Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгәндә, кул астындагы кешеләр аркылы, Мөслим авылында дүрт «Сабан туе» бәйрәмен үткәргән вакытта сәүдә палаткаларын урнаштыру өчен эшмәкәрләрдән законсыз рәвештә акча җыюны оештырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз