Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд «Адмирал»дагы янгын эше буенча гаепләнүченең тәрҗемәче соравын кире каккан
Җиде гаепләнүченең дә сак астында тотылу вакыты 11 сентябрьгә кадәр озайтылган.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Александр Елисеев). Бүген Казанның Киров районы суды Татарстан прокуратурасының «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгын һәм җимерелү эше буенча гаепләнүчеләрне сак астында тоту вакытын озайту үтенечен канәгатьләндерде һәм бу срокны озайтты. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 1СИЗОда «Адмирал» сәүдә үзәге арендаторы - «Заря» җәмгыяте директоры Гусейн Гахрамановның, аның урынбасары Николай Каекинның һәм Гюльгусейн Нажафовның, шулай ук эшче Фирдинат Ульдановның сак астында торулары 11 мартта төгәлләнергә тиеш булган. Әмма суд карары буенча алар 11 сентябрьгә кадәр рәшәткә артында калалар.
Шушы вакытка кадәр өй аресты срогы «Инвестиция төзелеш компаниясе» җәмгыяте һәм «"АС Менеджмент" идарә компаниясе» генераль директоры Роберт Хәйруллинга, элеккеге пристав-башкаручы Минзилә Сафинага, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге төбәк инспекциясе белгече Галия Исаевага һәм дүрт эшче: Наил һәм Нияз Габделхәевларга, Альберт Халиковка һәм Фәнис Мөхәмәтхановка да озайтылган.
Шулай ук гаепләнүчеләрнең яклаучыларына эш материаллары белән танышуга вакыт бирү үтенечләре дә канәгатьләндерелгән.
Гюльгусейн Нажафовның тәрҗемәче таләбе канәгатьләндерелми калган.
Суд тыңлавы 9 мартка билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз