news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд 2,7 мең мигрантны ялган исәпкә куйган Молдова кешесен төрмәгә җибәрде

Суд 2,7 мең мигрантны ялган исәпкә куйган Молдова кешесен төрмәгә җибәрде
Фото: Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

Казанның Яңа Савин район суды 57 яшьлек Анатолий Бугига карата хөкем карары чыгарды. Тумышы белән Молдовиядән булган бу ир-ат тагын берничә кеше белән бергә чит ил гражданнарын ялган исәпкә кую белән шөгыльләнгән. Суд мәгълуматынча, Буги һәм аның төркеме 2,7 мең мигрантны законсыз теркәгән.

«Гомуми режимлы колониядә 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм 200 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләргә. Суд залында сак астына алырга», - диелә хөкем карарында.

Канунга каршы эшчәнлеген Анатолий Буги 2022-2024 елларда алып барган. Бу эштә катнашучы тагын бер кеше белән бергә алар ялган исәпкә куяр өчен чит ил гражданнарын эзләгән, гадәттә хезмәтләре өчен 3-5 мең сум акча алган. Аларга Россиядә эшләргә рөхсәт итүче документлар, торак арендасы турында ялган килешүләр төзеп биргәннәр, Россия территориясендә яшәү вакытын озайтырга ярдәм иткәннәр.

Шул ук вакытта тикшерүчеләр инануынча, мигрантлар килешүләрдә күрсәтелгән эшне башкармаган һәм теркәлү адреслары буенча яшәмәгән. Шул рәвешле, Анатолий Буги һәм аның кәсептәше тумышы белән Таҗикстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Азәрбайҗаннан булган 2,7 меңнән артык мигрантны исәпкә куйган.

Элегрәк Анатолий Буги «Татар-информ» агентлыгына үсентеләр сату белән шөгыльләнүе хакында сөйләгән иде. Ә бу - сезонлы эш, шуңа күрә ир-ат акчага кытлык кичергән. Шул сәбәпле ул законсыз миграция оештыру белән шөгыльләнә башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100