news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Субсидия хисабына төшереләсе кинофильмнар исемлеге билгеле

Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидия хисабына төшереләсе фильмнар исемлеген чыгарган.

Тулы метражлы нәфис фильмны (2 млн.сум) Арча якташлыгы җәмгыяте ярдәме белән Александр Далматов төшерәчәк. Ул Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча фильм төшерергә җыена.

Кискен социаль темаларга кагылган «Мәдәният. Хәзер» кыска метражлы нәфис фильмнар циклы (1 млн сум) номинациясендә «Дастан» креатив индустрияләрне үстерү оешмасы Дәрдемәнднең «Кораб» шигыре, «Бер алманы бишкә бүләек» җыры нигезендә фильмнар төшерәчәк.

Шул ук «Дастан» «Моң» тулы метражлы документаль фильмын төшерәчәк.

Татарстандагы ислам яшьләре турында 500 мең сумга «Илһам» милли мәдәниятне үстерү фонды ярдәмендә Илшат Рәхимбай төшерәчәк.

«Эпоха шәхесе» номинациясендә 500 мең сумга Шаляпин шәхесен ачкан документаль фильмны «Аярис» мәдәни үзәге төшерә.

Патриотик үзаңны ныгыту максаты куелган документаль фильмны Әлмәт шәһәренең патриотик тәрбия буенча җәмгыяте төшерергә алына.

Татарстанның тарихи шәһәрләренә һәм милли архитектурага багышланган номинациядә «Регион-Кино» оешмасы сайлап алынган. Команда «В поисках Белой Мечети» документаль фильмын әзерләячәк.

«Анимацион кино» номинациясендә «Детские надежды» хәйрия фонды АРТ-әкиятләр анимацион фильмнар циклын төшерергә вәгъдә итә. Авторлар Әхсән Фәсхетдинов һәм Альфрид Шәймарданов картиналарын сайлаганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot