news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Субсидия хисабына фильм төшерергә теләүчеләр Мәдәният министрлыгында проектларын яклады

Мәдәният министрлыгы субсидия хисабына фильм төшерү өчен гариза бирүчеләргә проектларын ачык форматта якларга мөмкинлек бирде.

Субсидия алу өчен тәкъдим ителгән 27 проект авторы үз эшен экспертлар советына тәкъдим итте. Министрлык 3-4 көн эчендә конкурс җиңүчеләре исемлеген чыгарырга вәгъдә итә.

Сигез җиңүче фильм төшерүнең тулы циклы өчен дәүләт ярдәме алачак. Акчалар номинациягә карап 500 мең сумнан 2 млн. сумга кадәр.

Проектлар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Федор Шаляпин, Әзһәр Шакиров шәхесенә кагылышлы проектлар, милли көрәш темасына багышланганнары бар иде.

Татарстанда танылган кинорежиссерлар Салават Юзеев, Илшат Рәхимбай, Алмаз Нургалиев һәм башкалар үз проектлары турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100