news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Су янында караучысыз калган балаларның ата-аналарына җәза яный

Казан полициясе пляжда ял итү һәм су коену урыннары буенча рейд үткәрде. Чара барышында хокук саклаучылар гражданнарга суда балалар өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты. Полиция хезмәткәрләре балаларны су янында караучысыз калдырган өчен ата-аналарны административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр дип кисәткән.

«Казан полицейскийлары гражданнарга мөмкин булган фаҗигаләрне булдырмас өчен саклык чараларын үтәргә киңәш итә. Балаларны су янында бер генә секундка да күзәтүсез калдырмаска. Бары тик дежур коткаручылар белән җиһазландырылган пляжларны гына сайларга киңәш ителә. Шулай ук балаларны коткару жилетлары белән тәэмин итү һәм аларга суда өлкәннәр күзәтүе белән генә булырга мөмкинлеген аңлату мөһим», – диелә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot