news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Су төрләре буенча дөнья чемпионаты-2015 тә транспорт йөртүчеләр вакансияләренә 300гә якын гариза тапшырылган

Заявка калдыручыларның 82 процентының яше 40 тан узмаган

(Казан,1 октябрь,”Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2015 нче елда Казанда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында транспорт чаралары белән идарә итәргә теләүчеләрдән 300 гә якын заявка кабул ителгән. Бу хакта кичә “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов ярышларда транспортта хезмәт күрсәтер өчен 326 кеше җәлеп ителәчәге турында хәбәр итте.

“Команда чагыштырмача яшь булыр дип фаразлана - заявка калдыручыларның 82 процентының яше 40 тан узмаган. Заявка тапшыручыларның 64 проценты югары белемгә ия”, - дип белдерде министр. Аның әйтүенчә, заявкалар 1 нче декабрьгә кадәр кабул ителәчәк.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100