Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына Татарстаннан 3 йөзүче бара
Республика йөзүчеләре Россия җыелма командасы составына кертелде.
(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Бу җәйдә – 16-30 июль көннәрендә, Венгриянең Будапешт шәһәрендә Су спорты төрләре буенча 17 нче дөнья чемпионаты уза. Бөтенроссия йөзү федерациясе чемпионатта катнашачак илнең йөзүчеләр җыелма командасы составын раслады.
Россия чемпионаты аша сайлап алу этабын узып, составка 28 йөзүче кергән. Аларның 18е – ир-егет йөзүчеләр. Алар арасында Татарстан йөзүчеләре – Никита Королев, Александр Красных һәм Григорий Тарасевич та бар.
Дөнья чемпионаты 6 төр буенча уза. Алар – йөзү, ачык сулыкта йөзү, синхрон йөзү, суга сикерү, су тубы һәм хайдайвинг. Йөзү ярышлары 23-30 июльдә Будапештның 50 метр озынлыктагы "Арена Дуная" бассейнында үткәрелә. Анда спортчылар 42 комплект медаль өчен көч сынашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз