news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Су полосы буенча Татарстан җыелма командасы Спартакиада финалына чыкты

Татарстан җыелма командасы флагы астында чыгыш ясаучы Казанның «Синтез» командасы Бөтенроссия Спартакиадасы финалында уйнаячак. Ул финалга ярымфиналда Санкт-Петербург («Балтика») җыелма командасын 13:11 исәбе белән җиңгәч чыкты.

Татарстанлыларның өченче чиректә 6:3 исәбе белән отуы хәлиткеч булды. Соңгы сигез минутта «Балтика» 5:3 исәбенә отып, очрашуның барышын бераз үзгәртә язды, әмма казанлылар үз өстенлекләрен саклап кала алды.

Финалда иртәгә Татарстан җыелма командасы Мәскәүнең («Динамо») җыелма командасы белән очрашачак. Ул команда ярымфиналда Волгоград өлкәсенең («Спартак») командасын 12:8 исәбе белән җиңгән иде.

Татарстан Республикасы җыелма командасы – Санкт-Петербург җыелма командасы 13:11 (2:1, 2:2, 6:3, 3:5).

news_right_1
news_right_2
news_bot