news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Су коенырга киткән ирнең мәетен Яңа Кенәр авылындагы плотинада табалар

52 яшьлек ир-ат коену тыелган урында су кергән.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Кич белән су коенырга киткән һәм әйләнеп кайтмаган 52 яшьлек ир-атның мәетен Яңа Кенәр авылындагы плотинада тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 21.06 сәгатьтә 112 бердәм номерына ТР Арча районы Яңа Кенәр авылында плотинада ир-ат батып үлүе турында хәбәр килде», - дип сөйләделәр ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Коткаручылар су төбен тикшерәләр һәм ярдан 25 метр ераклыкта һәлак булган кешенең мәетен табалар.

Һәлак булган кеше коену тыелган урында су кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot