Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Су кинәт күтәрелү аркасында сусаклагыч бозына чыгу бик куркыныч
Макаровка һәм Атабай районындагы бозда күп санлы ерганаклар һәм ярыклар күзәтелә.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Хәзер Куйбышев сусаклагычы территориясендә бозга чыгу бик куркыныч. Бу хакта Кече суднолар буенча ТР баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
«Хәзер сусаклагычта су дәрәҗәсенең кискен күтәрелүе бара. Макаровка һәм Атабай районындагы бозда күп санлы ерганаклар һәм ярыклар күзәтелә», — диде Венедиктов.
Аның сүзләренчә, бозга чыгу һәм мондый шартларда техника белән чыгу бик куркыныч. Балыкчы чатнаган боздагы ярыкны күрмичә, бозлы суга чумарга мөмкин.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, бүген иртән Атабай районында кар машинасында 17 яшьлек егет боз астына киткән. Коткаручылар вакытында килеп җитеп, егетне судан алганнар һәм аны табибларга тапшырганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз