news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Су басудан зыян күргән Оренбург халкына 4 миллиард сум күчерелгән

Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә 4 миллиард сумнан артык акча түләнгән. Бу хакта РИА Новости төбәк хөкүмәте Телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итә.

«6 майга булган мәгълүматларга караганда, Оренбург халкына 406990000 сум акча түләнгән. 502633 гариза килде. Төбәкнең 193069 кешесенә түләүләр хупланды. Кабат бирү яки түләүгә хокукы булмау сәбәпле, 77172 гариза кире кагылды», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot