news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Су басу зонасына кергән торак пунктлар янында вертолет мәйданчыклары оештырылачак

ТР Министрлар Кабинеты 2019 елгы язгы ташу чорына чаралар планын раслады.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда язгы ташу чорында су басу зонасына кергән торак пунктлар янында вертолет мәйданчыклары оештырачаклар. Бу хакта Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында хәбәр ителә.

«2019 елгы язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, халыкны, хуҗалык һәм торак объектларын, гидротехник корылмалар, юллар һәм күперләрне саклау максатыннан ТР Министрлар Кабинеты республика халкын ташу вакытында саклау буенча чаралар планын раслады», - диелә сайтта.

1 мартка кадәр су басу зонасына керүче торак пунктлар янында халыкка ярдәм итү өчен вертолет мәйданчыклары оештырылачак. Март уртасына кадәр халыкка хәбәр җиткерү системасының төзеклеген, гидротехник корылмаларны тикшерергә, су басу зонасына керүче торак пунктлар белән радиоэлемтә оештырырга һәм көйләргә кирәк.

Язгы ташу башланганчы һәм ташу чорында күперләр тикшереләчәк һәм ныгытылачак, шулай ук аларны торгызу өчен материаллар әзерләнәчәк. Бу чорда кечкенә елгаларда боз тыгылган очракта шартлату эшләрен оештыруны тәэмин итү, инженер системасы объектларына күзәтчелекне көчәйтү, сусаклагычларның эш режимын контрольдә тоту, су торбаларын һәм яңгыр канализацияләрен чүп-чардан арындыру таләп ителә.

Чараларның тулы исемлеге ТР хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100