news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр Сабада балаларны һәм үсмерләрне көрәштерде

Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр Сабада  балаларны һәм үсмерләрне көрәштерде
Фото: https://saby-rt.ru/

Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне уңаеннан 2008 елгы һәм алардан яшьрәк балалар һәм үсмерләр арасында Сабада көрәш ярышлары үткәрелде.Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Фәнил Мәүлетов хәбәр итә.

Традициягә кергән чарага, гадәттәгечә, дәрәҗәле кунаклар – Хәрби-Диңгез флоты ветераннары чакырылган иде. Алардагы матрос тельняшкалары гомер-гомергә малайларның күзен кыздыра торган кием булып килә. Бу инде үсеп килүче буынның флот ветераннары белән аралашуына күпер салу дигән сүз.

Тантаналы ачылышта ТР спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов та катнашты. Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов балалар арасындагы көрәшнең патриотик тәрбия бирү ягыннан әһәмиятенә басым ясады. Хәрби комиссарлар Фәнис Закиров та үсмерләрне һәрвакыт җиңүләргә омтылырга чакырды.

Ярышка Казан, Әтнә, Кукмара, Яшел Үзән, Арча, Мамадыш районнарыннан көрәшчеләр килде. Барысы да матур көрәш күрсәтте, җиңүгә омтылды.

Җиңүчеләр һәм призерларны ветеран диңгезчеләр, ярышларны оештыруда башлап йөрүче Фидаил Вакказов, флот ветераннары активистлары Рафаэль Ибраһимов, Мисбах Фазылов, Фәрит Хәйретдинов, Илнар Бәдыйков, Фәрит Шәйдуллов, Роберт Шәрифҗанов, Рушан Мәүлетов, Рамил Мостафин, Илгизәр Яруллин, Хәмит Габдерәкыйпов бүләкләде.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеген монда карарга мөмкин.

Фото: https://saby-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100