news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Су анасы” фильмын Россиянең мәртәбәле кинофестивалендә күрсәттеләр

“Европага тәрәзә” фестивалендә картинаны режиссер Алексей Барыкин һәм төп рольләрнең берсен башкаручы Николай Невзоров тәкъдим итте.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Выборг шәһәрендә Россиянең мәртәбәле “Европага тәрәзә” кинофестивалендә “Су анасы” Татарстан фильмы тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фестивальдә картинаны режиссер Алексей Барыкин һәм төп рольләрнең берсен башкаручы Николай Невзоров тәкъдим итте. Араларында балалар күп булган тамашачылар фильмны уңай бәяләде.

Фильмда Нәфисә Хәйруллина, Фәнис Җиһанша, Илдус Габдрахманов һәм Гүзәл Шакирҗанова катнаша. Рольләр махсус алар өчен язылган.

Киләсе елга фильмны Россиядә һәм башка илләрдә киң прокатка чыгарырга планлаштыралар.

  • “Су анасы” фильм-фэнтези жанрында Каюм Насыйри әсәрләре буенча мистика элементлары белән төшерелгән. Картинаны 12 яшьтән башлап, балалар катнашында гаилә белән карап була. Фильм компьютер графикасы һәм махсус эффектлар, каскадерларның катлаулы трюклары белән эшләнгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot