news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан студент отрядлары мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча кабат иң яхшысы

Татарстан студент отрядлары мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча кабат иң яхшысы
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия студент отрядларының Татарстан төбәк бүлеге өченче ел рәттән гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча иң яхшысы дип танылды. Бу хакта республика студент отрядларының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган җиңүләр нәтиҗәсендә Татарстанның студент отрядлары активистлары инде ике тапкыр ТАСС федераль мәгълүмат агентлыгында стажировка узды.

Төбәк бүлекләре эшчәнлегенә Чиләбедә узган Бөтенроссия студент отрядлары слетында йомгак ясалды. Чара Россиянең 89 төбәгеннән һәм безгә дус илләрдән 3 меңнән артык кешене берләштерде.

Моннан тыш, Татарстан вәкилләре «Россия студентлар отрядлары төбәк бүлегенең „ВКонтакте» социаль челтәрендәге иң яхшы төркеме» номинациясендә җиңү яулады.

Икеләтә уңыш өчен бүләк буларак, хәрәкәттә катнашучылар янә ТАСС агентлыгында стажировка узу мөмкинлегенә, шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендә үз төркемнәрен комплекслы алга җибәрү һәм үстерү өчен максатчан сертификатка ия булачак.

Татарстан студент отрядлары эшчәнлеге, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры китереп, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан координацияләнә. Башка илкүләм проектлар кебек үк, ул Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot