news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан студент отрядлары 2026 ел йомгаклары буенча Россиядә иң яхшысы дип табылды

Татарстан студент отрядлары 2026 ел йомгаклары буенча Россиядә иң яхшысы дип табылды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

2026 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бүлеге Россия студент отрядларының иң яхшы төбәк бүлеге дип табылды. Бу хакта республика студент отрядларының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рейтинг лидерлары Чиләбедә узган Бөтенроссия студент отрядлары слетының ябылу тантанасында игълан ителде. 67нче җәйге хезмәт сезоны тәмамлануга багышланган вакыйга Россиянең 89 төбәгеннән һәм безгә дус илләрдән 3 меңнән артык кешене берләштерде.

Форумның эшлекле программасы кысаларында 11 юнәлеш буенча һөнәри осталык бәйгеләре, шулай ук панель дискуссияләр, индустриаль партнерлар белән эшлекле очрашулар узды, хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.

Россия Президенты Владимир Путин чарада катнашучыларга сәламләү хатында хәрәкәтнең берләштерүче көчен билгеләп үтте. «Сезнең традицион форум Чиләбедә Россиянең күп кенә төбәкләреннән һәм кайбер чит илләрдән студентлар, укучылар, яшь белгечләрдән торган зур, бердәм команданы җыйды», – дип искәртте ул.

Гомуми лидерлыктан тыш, хәрәкәтнең төбәк бүлеге гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча иң яхшысы (мондый уңышка ул инде өченче ел рәттән ирешә) һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә иң яхшы төркем оештыручы дип танылды.

Хәзерге вакытта Татарстан студент отрядлары төбәктә яшьләрне эшкә урнаштыру буенча әйдәп баручы оператор санала. Быел алар составында 14,6 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган. Тулаем Россия буенча отрядларда 400 меңгә якын укучы һәм студент исәпләнә.

Татарстан студент отрядлары эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатлары нигезендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан координацияләнә. Башка илкүләм проектлар кебек үк, ул да РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot