Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Хезмәт министрлыгы белән максатчан килешү төзегән студентлар стипендия алачак
Татарстанда социаль-хезмәт өлкәсе өчен кирәкле программалар буенча белем алучы югары уку йортлары студентларына ай саен стипендия түләнәчәк. Аның күләме һәр студентка 2 224 сум тәшкил итәчәк. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Стипендияләр федераль бюджет хисабына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән максатчан килешүләр нигезендә белем алучы студентларга бирелә. Шул ук вакытта, чыгарылыш курс студентлары дәүләт социаль өлкә учреждениеләрендә үз профильләре буенча ким дигәндә өч ел эшләргә тиеш.
Стипендияләр ай саен турыдан-туры студентларның банк счетларына күчереләчәк. Шул ук вакытта, студент югары уку йортыннан куылган, академик отпуск алган, башка программага күчерелгән яки кирәкле документлар тапшырмаган очракта стипендия түләүне туктатып торырга яки түләүдән туктарга мөмкиннәр.
Укуны тәмамлаганнан соң килешү шартларын үтәмәгән студентлар алган акчаларын дәүләткә кире кайтарырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз