news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Студентларның педагогика практикасы нәтиҗәләре

19 нчы ноябрь көнне Төмән дәүләт университетының татар бүлеге унберенче чагарылыш төркеменең мәктәпләрдә үткән практика нәтиҗәсенә багышланган “түгәрәк өстәл” булып үтте

(Төмән, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова.) Төмән дәүләт университеты татар бүлеге студентлары практикасы нәтиҗәләренә багышланган “түгәрәк өстәл”не бүлек җитәкчесе, профессор, филология фәннәре докторы Хәнисә Алишина алып барды.
Төркемнең 15 студенты өлкәнең унбер татар мәктәбендә, бер студент Башкортстанда педагогика практикасы үтеп кайттылар.
Педагогика практикасын Вагай районының Казанлы мәктәбендә үткән Гөлнара Мусина, Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсе 52 нче мәктәбендә үткән Луиза Бакиева, Төмән районының Муллаш мәктәбендә үткән Диләрә Ярмөхәммәтоваларның эшләре аеруча кызыклы күренде. Алар “Түгәрәк өстәл” гә бик җитди әзерләнгәннәр, үз чыгышларын компьютердан слайдлар күрсәтеп дәлилләделәр.
Башкортстан Республикасының Аургазы районы Нагадак мәктәбендә практика үтеп кайткан Гөлнара Арсланованың чыгышы аеруча кызыксыну уятты “Түгәрәк өстәл”дә катнашучыларда. Ул мәктәптә башкорт һәм рус телләре белән бергә инглиз, татар һәм чуаш телләре дә укытыла икән.
Төмән районының Манҗел (Ямбай) мәктәбендә практика үткән Альберт Шәриповның чыгышы рус-татар катнаш мәктәп үзенчәлекләрен чагыштырган чыгышы бу шартларда эшләгән мәктәпнең тәҗрибәсен ачып күрсәтә алуы белән кызыклы булды.
Практикантларның һәр чыгышы игътибарга лаек булды, татар бүлеге студентларының яхшы укытучы булырга, укытучылык профессиясенә тугрылыклы булып калырга, киләчәктә милли мәгърифәтне үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертергә омтылуларын чагылдырды. Алар бигрәк тә Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршы алганда сугыш ветераннары турында тиешле кайгыртучанлык булсын иде, дип, үзләренең дә бәйрәмне каршы алу хәрәкәтендә катнашырга теләүләрен белдерделәр, быел дөньядан киткән өч дәрәҗәле “Дан” орденының кавалеры Хәбибулла Якинның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән туган төбәге - Төмән районының Муллаш авылы мәктәбенә аның исемен бирергә кирәк, дигән тәкъдим әйттеләр, мәктәпләрдә Советлар Союзы каһарманнары - якташларыбыз Р.Аширбеков, Т.Ишмөхәммәтов, Ә.Калиев, Х.Неатбаков һәм Хәбибулла Якиннарга багышланган чаралар үткәрелсен иде, дигән теләкләрен белдерделәр. “Түгәрәк өстәл” студентларның практика нәтиҗәләре хакында сөйләшүләр белән генә чикләнмәде. Бүлекнең җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлегеге әгъзасы, күптән түгел Казанда булып үткән Татарстан Язучылар берлегенең 75 еллыгына һәм Казан дәүләт университеты татар филология факультетының 20 еллыгына багышланган чараларда катнашып кайткан Хәнисә Алишина аннан алып кайткан тәэсирләре белән уртаклашып, мәдәният һәм әдәбият өлкәләрендәге яңалыкларны да җиткерде. Җирле журналист һәм язучы, “Регион-Тюмень” телерадио ширкәте президенты Анатолий Омельчукның “Больше чем наука. Книга о филологии и филологах ТюмГУ”, “Река возвращается”, “Тюменская книга” дип аталган яңа китаплары һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы Мирфатыйх Зәкиевның “История татарского народа” дигән китабы белән таныштырды. Төмән дәүләт университетында белем алган укытучы, Бөек Ватан сугышы каһарманы, Төмән һәм Ржев шәһәрләренең шәрәфле гражданы Хәбибулла Якин белән фольклорчы галимә, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Флора Әхмәтова-Урманчеларны искә алды. Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина үзе дә шушы университетны тәмамлаган иде.
Бу “түгәрәк өстәл”гә шәрәфле кунаклар булып Төмән нефтен тапкан данлыклы геолог С.Муравленко исемендәге Вакыф советы әгъзасы, Соргыт шәһәре башлыгының киңәшчесе Фәрит Шәрифьянов, Төмән шәһәр Думасы депутаты ярдәмчесе Динар Абукин һәм башка җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Булып үткән бу чараны “Яңарыш”, “Красное знамя”, “Татар-инфо” газеталары, “Дусларга сукмак” радио тапшырулары, Татар радиосы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистлары күзәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100