news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Студентларның “Һөнәри аралашуда чит телләр” халыкара фәнни-мәгърифәти конференциясе булды
Форум эше 17 секциягә бүлеп оештырылды һәм һәркайсында 5тән алып 22гә кадәр студент чыгыш ясады
Скопировать ссылку
(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 11-13 майда Казан дәүләт университетында “Һөнәри аралашуда чит телләр” темасына студентларның халыкара фәнни-мәгърифәти конференциясе үткәрелде.
Университетның “УНИКС” мәдәният-спорт комплексында уздырылган ачылу тантанасында КДУның фәнни эшләр буенча проректоры Данис Нургалиев, Тел институты директоры Гүзәл Баһаутдинова һ.б. форумда катнашучыларны сәламләгәч, пленар докладлар тыңланылды. Аерым алганда, әлеге университетның социология кафедрасы доценты Искәндәр Ясәвиев Финляндия социаль катламы, АКШ галимәсе Наташа Исадора Франк Американы җырлар аша ачу, Австриядән Милани Тинсобин Австрия иле үзенчәлекләре белән таныштырды.
Аннары форум эше 17 секциягә бүлеп оештырылды һәм һәркайсында 5тән алып 22гә кадәр студент үзенең фәнни хезмәте, мәкаләсе буенча мөнбәргә чыкты.
Һөнәри аралашуда француз теле; элементоорганик һәм координацион кушылмалар синтезы, төзелеше, реакциягә керү сәләте, гамәлдә яраклыгы һәм үзлеге; әйләнә-тирәне саклау; фундаменталь математика һәм механика проблемалары, мәгълүмати технологияләр; идарә һәм икътисадны үстерүдә актуаль мәсьәләләр; хәзерге заман дәүләттә һәм җәмгыятьтә хокукый нигилизмны җиңү: теоретик-хокукый аспектлар; хәзерге заман әдәбиятның актуаль мәсьәләләре; чит ил телләре: тәрҗемә теориясе һәм практикасы; борын заманнардан алып хәзергә кадәр цивилизацияләр һәм культураларның үзара йогынтысы, глобальләшә барган дөньяда охшашлык-тәңгәллек проблемалары; табигать белеме, гуманитар, физика, геология фәннәре; халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад, юриспруденция; хәзерге заман ориенталистика мәсьәләләре һ.б. - секцияләр әнә шундый темаларга берләштереп оештырылды.
Студентларның халыкара фәнни-мәгърифәти конференциясе прораммасына “Универсиада белгечләре” викторинасы һәм Казан буйлап экскурсия уздыру да кертелгән булып, шушы конкурсларда җиңүчеләр университет тарихы музеенда тантаналы шартларда бүләкләнде. Чыгыш ясаучыларга исә форумда катнашучы сертификатлары тапшырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2