news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Студентларны һәм мәктәп укучыларын “Туган як экологиясе” фотобәйгесенә чакыралар

Бәйгедә “Табигать һәм Мин”; “Туып үскән төбәгебезнең табигате”; “Табигать белән гармониядә” номинацияләре була.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда “Туган як экологиясе” дигән республика фотохезмәтләр бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә Татарстанның югары уку йортлары студентлары һәм өлкән сыйныфлар укучылары чакырыла. Бу турыда Татарстан Экологогия һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фотоларны 31 октябрьгә кадәр электрон почтага (ecophotokonkyrsrt@mail.ru) җибәрергә кирәк. Бәйгедә “Табигать һәм Мин”; “Туып үскән төбәгебезнең табигате”; “Табигать белән гармониядә” номинацияләре була. Һәр номинация буенча берәр фотосурәт җибәрергә мөмкин.

“Туган як экологиясе” дигән республика студентлар һәм мәктәп укучылары фотоконкурсы Татарстан Республикасының табигый һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү, шулай ук фотосурәт ясау сәнгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Казан (Идел буе) федераль университетының экология һәм табигатьне файдалану институты.

Конкурска 2019 елның ноябрендә йомгак ясала.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100