news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студентларның хезмәт отрядлары һәм Казан волонтерларының III шәһәр слеты булачак

Анда катнашучыларга волонтерлык буенча башлангыч белем алулары турында сертификат биреләчәк

(Казан, 4 декбрь, «Татар-информ»). 4-7 декабрьдә Казанның «Заречье» лагеренда (Киров районындагы Залесный бистәсе) студентларның хезмәт отрядлары һәм Казан волонтерларының III шәһәр слеты уздырылачак.

Рәсми ачылышы 5 декабрь 11.00 сәгатькә билгеләнгән слет эшендә Казанның 37 югары һәм урта һөнәри уку йортыннан 140 студент катнаша. Аның программасына мастер-класслар һәм тренинглар үткәрү, рольле уеннар һәм семинарлар оештыру кебек чаралар кертелгән. Казан мэриясеннән алынган алхәбәрдә әйтелгәнчә, слет нәтиҗәләре буенча анда катнашучыларга волонтерлык буенча башлангыч белем алулары турында сертификатлар, арада аерылып торган иң оста һәм өлгерләренә, волонтерлык хәрәкәтен үстерүдә зур өлеш керткән өчен, Дипломнар тапшырылачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot