news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Студентларның хезмәт отрядлары 2009 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясый
Бүген Казанда студентларның хезмәт отрядлары республика штабының хәрәкәтнең 2009 елдагы эш нәтиҗәләре буенча утырышы уза
Скопировать ссылку
(Казан, 10 февраль, “Татар–информ”). Бүген Казанда студентларның хезмәт отрядлары республика штабының хәрәкәтнең 2009 елдагы эш нәтиҗәләре буенча утырышы уза.
Узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаудан тыш, утырыш кысаларында студентларның хезмәт отрядлары муниципаль штаблары җитәкчеләре катнашында 2010 елда Татарстан Республикасында Студентларның хезмәт отрядлары эшчәнлеген үстерү концепциясен гамәлгә ашыру планы расланачак. Шулай ук югары һәм махсус урта уку йортлары студентларын эшче белгечлекләр буенча әзерләү, муниципаль берәмлекләрдә студентларның хезмәт отрядлары өчен эш күләмен формалаштыру, Татарстан шәһәрләре һәм районнары төзелеш отрядларының Универсиада–2013 (Казан) һәм Олимпиада–2014 (Сочи) объектлары төзелешендә катнашу механизмнары билгеләнәчәк.
Утырышта каралачак төп мәсьәләләр арасында студентларның хезмәт отрядлары муниципаль штаблары тарафыннан Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать эшләрен оештыру турында”гы карарын гамәлгә ашыру планнары хакында фикер алышу да бар.
Студентларның хезмәт отрядлары штабы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын, ТАССР оешуның 90 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларны планлаштыруга төп игътибар бирәчәк. Сүз уңаеннан, әлеге вакыйгаларны билгеләп үтү кысаларында республика штабы ТАССР Студентлар төзелеш отрядлары ветераннары ассоциациясен төзергә ниятли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot