Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Студентларның Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ хәрефләре турында фантазияләреннән күргәзмә ачыла
Фешин исемендәге училищеның күргәзмәсе иртәгә “Сәйдәш” мәдәният сараенда ачыла.
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары татар хәрефләре темасына күргәзмә әзерләгән. Аларның Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ хәрефләре турында фантазияләре Туган тел көне уңаеннан оештырылган «Алифба» күргәзмәсендә тәкъдим ителә
«Иҗат эшләре яшь рәссамнарның ирекле карашлары булуы белән кызыклы. алар образның күнегелгән штампларын кабатламыйлар. Композицияләр арасында бик уңышлылары бар», — дип хәбәр итә оештыручылар.
Композицияләрнең коллаграфия техинкасында башкарылуы да оригиналь. Студентлар композицияләрне басма графика буенча факультатив дәресләрдә ясаганнар. Педагог — Вера Карасева.
Күргәзмәгә куелган эшләр татар халкының үзаңын формалаштыруның бер элементы була ала дип саный оештыручылар. «Күргәзмәгә килүчеләр татар телендә язылган сүзләрне бик тиз истә калдырып сүзлек запасларын баетачаклар», — ди алар.
Күргәзмә 20 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният сараенда ачыла. Ачылу тантанасы — 15.00 сәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз