news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студентларны Болгарга белем бирү «Форум лигасы»на чакыралар

Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә 20 июльдән 20 августка кадәр студентлар өчен форум була.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Югары уку йортлары ректорлары советы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы 20 июльдән 20 августка кадәр студентлар белем бирү «Форум лигасы» үткәрә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ул аралашу һәм идеяләр алмашу өчен ачык мәйданчык булып тора. Форумда «Студентлар лигасы» командасында җәйге каникулларны файдалы итеп үткәрергә теләгән теләсә кайсы студент катнаша ала. Биредә шәхси үсешкә, шәхси һәм команда нәтиҗәлелеген күтәрүгә, студентлар үзидарәсе һәм социаль проектлау өлкәсендә идарә осталыгын үстерүгә юнәлтелгән белем бирү программасын узарга мөмкин.

2020 елда форум Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot