news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Студентларны «Беренче курс көне»ндә катнашырга чакыралар

Фестиваль-бәйгедә журналистика, бию, оригиналь, музыкаль һәм театраль юнәлешләр булачак.

Студентларны «Беренче курс көне»ндә катнашырга чакыралар
mon.tatarstan.ru

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). 18 ноябрьгә кадәр Казанда югары уку йортлары арасында «Беренче курс бәйрәме - 2019» фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә. Конкурс гадәттәгечә биш юнәлешне: журналистика, бию, оригиналь, музыкаль һәм театраль юнәлешләрне күздә тота. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моннан тыш, быел махсус номинацияләр кертелде - «Татарстан АССРның 100 еллыгы темасына иң яхшы номер» һәм «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына иң яхшы номер».

Фестивальдә катнашу өчен 18 ноябрь көнне 18.00 сәгатькә кадәр электрон гариза тутырырга кирәк. Формалар журналистика, бию юнәлеше, оригиналь юнәлеш, музыкаль юнәлеш, театр юнәлеше, чит ил студентлары өчен юнәлешләр, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына иң яхшы номер, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына иң яхшы номер.

Профильле юнәлешләр буенча ярышлар 25 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр узачак. Фестивальнең гала-концерты 4 декабрьгә планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100