news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Студентларның Бөтенроссия чыгарылыш бәйрәме 27 июньдә онлайн була

Бу бәйрәм офлайн-форматтагы традицион чыгарылыш кичәсен алмаштырмый, ди оештыручылар.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). 27 июньдә узачак Бөтенроссия студентлар онлайн-чыгарылыш кичәсе  студентлар өчен концерт видеотрансляциясен, рәсми затлар котлавын, артистлар чыгышын, төрле флешмобларны үз эченә ала. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге бәйрәм офлайн-форматтагы традицион чыгарылыш кичәсен яки билгеле бер уку йортындагы «онлайн» форматтагы чыгарылыш кичәсен алмаштырмый. Бу 2020 елда укуны тәмамлаучы илнең барлык чыгарылыш курс студентлары өчен киң масштаблы онлайн-бәйрәм.

Бәйрәмне Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, «Россия — мөмкинлекләр иле» Автономмияле коммерцияле булмаган оешма, Россия ректорлар берлеге оештыра. Чараның рәсми хештеглары: #ВыпускникГода2020 #СтудВыпускной2020 #МинобрнаукиРоссии #РоссияСтранаВозможностей #СоюзРекторов.

Бөтенроссия студентлар чыгарылыш кичәсе кысасында «Россия — мөмкинлекләр иле» Автономияле коммерцияле булмаган оешманың «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә студентларның җыелма онлайн-концерты уза. Концерт Россиянең төрле шәһәрләрендәге студентларны берләштерә, алар турыдан-туры эфирда үз фатирларыннан һәм тулай торактагы бүлмәләрдән барлык чыгарылыш курс студентларын котлый.

Музыка, бию, театр һәм башка конкурсларда катнашып җиңүче студентлар, иҗат студияләрендә, берләшмәләрендә катнашучылар һәм быелгы чыгарылыш студентлары зур бәйрәмгә багышланган концерт номерлары белән чыгыш ясый. Программага шулай ук иң яхшы студентлар концерт номерлары язмалары, кунаклар белән әңгәмәләр һәм социаль роликлар кертеләчәк, конкурслар һәм бүләк уйнатулар була.

Студентларның бу бәйрәм көнендә күрергә һәм ишетергә теләгән артистны сайлау өчен тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100