Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Студентларга – өстәмә һөнәр
Җәйге каникуллар вакытында 1174 укучы эшкә урнаштырылган булган
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Чаллыда укучыларны һәм студентларны эшкә урнаштыру үзәге студентларны отель аниматорлары, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, ташчы һөнәрләренә укыту-өйрәтүне оештыра.
“Мәскәү осталары белән берлектә, ноябрь аенда отель аниматоры һөнәренә өйрәтәчәкбез. Алга таба әлеге студентлар җәйге каникулларда башка илләрдә булып, акча да эшләп кайту мөмкинлегенә ия булачак. Шулай ук яшьләр һәм студентларның хезмәт отрядларында катнашучыларны эшче һөнәрләргә өйрәтү буенча республика программасы да гамәлгә керә. Безнең шәһәр өчен 10 электр һәм газ белән эретеп ябыштыручыга, 20 ташчыга квота бирелде” , – диде үзәк директоры Оксана Тафеева.
Быел үзәк ярдәме белән җәйге каникуллар вакытында 1174 укучы эшкә урнаштырылды. Яшүсмерләрнең 2,5 сәгатьлек эш көне өчен хезмәт хакы 1510 сум тәшкил итте. Шулай ук балаларның һәркайсына мәшгульлек үзәгеннән матди ярдәм буларак 1275әр сум түләнде, дип белдерә “Шәһри Чаллы”басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз