news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Студентларга практика уздырган авыл хуҗалыгы оешмаларына компенсация түләнә

Түләүле укучы студент өчен эш бирүченең чыгымын 30 процент субсидияләнә, студент практика уза торган предприятиегә чыгымның 30 проценты кайтарыла.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Белгечләрне укыткан өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә компенсация бирелә һәм студентларга практика уздырган өчен чыгымнарның бер өлеше кайтарыла. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

24 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу өлешендә гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды, ул авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут рәислегендә барды.

Оксана Лут 31 майда Россия Хөкүмәте «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын кабул итүен әйтте. Программадагы «Халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу» блогы предприятиедән түләүле укучы студент өчен эш бирүченең чыгымын 30 процент субсидияләүне, студент практика уза торган предприятиегә чыгымның 30 проценты кайтаруны күздә тота.

«Безнең бурыч – программа кысаларында тармак белгечләрен укытуга ярдәм итү», - диде Оксана Лут.  Ул программада көндезге укулар һәм читтән торып укулар арасында чикләүләр булмавын, шулай ук түләүләр студентның беренче яисә икенче югары белем алуына бәйле булмавын әйтте.

Киңәшмә барышында югары уку йортларына халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу буенча программаны популярлаштыру һәм аның үзенчәлекләрен аңлату өчен мобиль студент бригадаларын оештыру бурычы куелды. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Олег Земсков, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең фәнни эш буенча проректоры Таһир Әхмәтов һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100