news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студентларга — Ислам мәдәниятенә, фәненә, мәгарифенә булышлык итү фонды стипендиясе

ННГУның 10 студенты әлеге стипендиягә лаек булды

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Түбән Новгородның Н.Лобачевский исемендәге дәүләт университетының (ННГУ) 10 студенты Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә булышлык итү фонды стипендиясен алачак.
Түбән Новгород мөселманнары сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, өлкәнең Х.Фәезханов исемендәге Ислам университеты тарафыннан Новгородның Н.Лобачевский исемендәге дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетында белем алучы 10 студентның исемлеге төзелгән инде. Шулай итеп, ярты ел дәвамында алар 2 мең сум күләмендә стипендия алачак.
Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә булышлык итү фонды тарафыннан бирелә торган стипендияне алучылар исемлегендә узган семестрда укуда уңышларга ирешкән I, II курс студентлары бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot