news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студентларга академик ял алу кагыйдәләре үзгәрә

Югары белем бирү һәм фән министрлыгы студентларга академик ял алу процедурасын гадиләштергән.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Югары уку йортлары һәм көллият студентлары өчен академик ял бирү кагыйдәләре үзгәрә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

  • Югары уку йорты яки көллият студентларына, курсантларга, медицина буенча ординаторларга, гаиләлеләргә һәм башка шартлардагыларга академик ял ике елга кадәр вакытка бирелергә мөмкин. Академик ялны чикләнмәгән санда алырга рөхсәт ителә.

Югары белем бирү һәм фән министрлыгы студентларга академик ял алу процедурасын гадиләштергән.

Әгәр элек студенттан документлар белән деканатка шәхсән үзенеж килүен таләп итсәләр, хәзер документларны ышанычлы зат белән, гадәти почта яки электрон почта аша җибәрергә тәкъдим ителә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot