news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студентларга академик ял алу гадиләштерелергә мөмкин

Россия мәгариф һәм фән министрлыгы студентларга академик ял алу процедурасын гадиләштергән.

(Казан, 7 май, "Татар-миинформ"). Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы студентларга академик ял алу процедурасын гадиләштерергә тәкъдим итә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әгәр элек студенттан документлар белән деканатка шәхсән үзенең килүен таләп итсәләр, хәзер документларны ышанычлы зат белән, гадәти почта яки электрон почта аша җибәрергә тәкъдим ителә.

Югары уку йорты яки көллият студентларына, курсантларга, медицина буенча ординаторларга, гаиләлеләргә һәм башка шартлардагыларга академик ял ике елга кадәр вакытка бирелергә мөмкин. Академик ялны чикләнмәгән санда алырга рөхсәт ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot