news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студентлар җәйге ялларында Актаныш фермасына эшләргә килгән

Яңа Әлемдә өч кыз терлек торакларын җыештыралар, агарталар.

Студентлар җәйге ялларында Актаныш фермасына эшләргә килгән
aktanysh-rt.ru/news/avyl-khualygy-sulyshy/avyl-sulyshy-alar-yge-kanikullaryn-eshlp-tkrlr

(Актаныш, 7 июл, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Филиза Сәлахова). Яшьләрнең күпчелеге җәйге чорда каядыр урнашып, акча эшләргә тели. Шундый максат белән Актаныш фермасына килүчеләр дә бар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Терлекчелектә хезмәт куючыларны ял иттерү максатыннан студентлар, 16 яшьтән узган укучы яшьләр тартыла. Эш белән тәэмин ителәләр.

Яңа Әлемдә өч кыз терлек торакларын җыештыралар, агарталар. Илгина Саматова Казан авиация университетының I курсын тәмамлаган. Ә Айсылу Маликова, Энҗе Хаҗиева Актаныш техникумында белем ала. Җәйге каникул вакытында фермага килүләре аларның тырышлыгын, кыюлыгын күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot