Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Студентлар язы-2017" фестиваленең Кама аръягы зона этабында 6 шәһәрдән яшьләр катнаша
Бу этапта барлыгы 156 гариза килгән, бу – узган елгыдан 38гә артыграк.
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Татарстанның Чаллы шәһәрендә узачак «Студентлар язы-2017» фестиваленең зона этабына Кама аръягындагы алты шәһәрдән 156 гариза керде. Бүген Чаллыда зона сайлап алу турлары үтәчәк.
Зона фестивалендә Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Мамадыш һәм Лениногороск шәһәрләре студентлары катнаша. Барлыгы 156 гариза бирелде, бу узган елгыдан 38гә артык.
Быел фестиваль «Музыка» (эстрада вокалы, халык вокалы, хорлар, ансамбльләр, солистлар); «Хореография»; «Театр»; «Оригиналь жанр»; «Журналистика» юнәлешләрендә узачак.
Бүген 13.00 сәгатьтә сайлап алу туры «Музыка» юнәлешендә үткәрелә. Иртәгә Чаллы студентларын «Хореографиядә» сыныйлар. 7 апрельдә «Оригиналь жанр» һәм «Журналистика» юнәлешләре булачак. Гала-концерт 13 апрельдә 17 сәгать 30 минутта «КАМАЗ» Мәдәният йортында була, керү ирекле.
«Студентлар язы-2017» зона фестивале студентлар иҗатына багышланган зур чара булып тора. Ул яшьләрне әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүдә , төбәкнең мәдәни потенциалын арттыруда һәм талантларны ачуда зур роль уйный.
Быел фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәмен алды һәм ул республиканың өч төбәгендә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз