news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Студентлар уку елы башланыр алдыннан коронавируска тест тапшырмаячак

Чит ил студентлары дәресләргә 14 көнлек изоляциядән һәм тест ясаганнан соң гына кертеләчәк.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары яңа уку елы башланыр алдыннан коронавируска тестны мәҗбүри рәвештә тапшырмаячак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Роспотребнадзорның 2020 елның 29 июлендә расланган югары уку йортларында яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча методик киңәшләре буенча, студентлардан, укытучылардан һәм хезмәткәрләрдән уку елы алдыннан Covid-19 инфекциясенә анализ тапшыру таләп ителми», — дип сөйләделәр ведомствода.

Моннан тыш, министрлыкта чит ил студентлары Россиягә килгәч ике атналык изоляциядән соң дәресләргә кертеләчәк. Шулай ук алар тикшерүнең 10-12 нче көнендә коронавирус инфекциясенә анализ тапшырырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100