news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Студентлар, Татарстанда укып, Бөекбритания дипломы алырга мөмкин

Бу хакта Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узган семинарда сөйләштеләр.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында “Россия вузларына Европа системасы тәҗрибәсен кертү” дип аталган семинар узды. Семинар барышында Россия студентларының Бөекбританиядә дә диплом алу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Семинарда кузгатылган төп сорау: Россия вузларын ничек халыкара дип танытырга? Семинарда чыгыш ясаучылар Татарстан институтларына, бигрәк тә Казан дәүләт ахитектура-төзелеш университетына, Европа тәҗрибәсен кертергә тәкъдим иттеләр. Бу - заманча җиһазландырылган лабораторияләр, белем бирү торышының барлык кешеләргә дә ачык булуы, бердәм диплом (берьюлы ике илдә) алу мөмкинлеге булу.

Чыннан да, Россиядә әлеге мөмкинлекләр чикләнгән. Семинарда бердәм дипломны Бөекбританиянең Лондон көнчыгыш университеты белән берлектә алу ихтималын тикшерделәр. КГАСУда белем алу елына 60 мең сумга төшсә, Лондонда түләп уку күпкә кыйммәтрәк икән. КГАСУ тулаем түләүне үз өстенә алырга әзер, әмма укудан тыш (тору, ашау-эчү, башка көтелмәгән мәсьәләләр буенча), чыгымнарны укучы үзе хәл итәргә тиеш була. Шулай ук Россиянең башка вузлары белән дә уртак эш алып бару көтелә. Бу очракта студент 3 диплом алып чыгачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100