Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Студентлар Россия буйлап бушлай сәяхәт итә алачак
Беренче сәяхәткә 23 сентябрьдә кузгалачаклар.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә студентлар өчен эшләнгән «Больше, чем путешествие» дип аталган бушлай программада катнашырга теләүчеләр теркәлү уза башлады. Ил буйлап бушлай турлар уздыру мөмкинлеге бирүче әлеге программа барлык федераль округларга кагыла.
Беренче сәяхәткә 23 сентябрьдә кузгалачаклар. Моның өчен сайтта теркәлергә мөмкин.
Сәяхәтләр Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән бушлай оештырыла. Ул Федераль Җыенга юлламасында Министрлар Кабинетына студентлар һәм мәктәп укучыларының ил буйлап иркен сәяхәт итү мөмкинлеген арттыра торган берничә инициатива эшләргә кушкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз